ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе
"Укучының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-мәгариф проектының беренче этабы тәмамланды, аның төп максаты-балаларны уку вакытында танып белү һәм мәдәни ялга җәлеп итү.

2022 елның 27 декабрендә хакимиятнең зур залында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм район оператив төркеменең киңәйтелгән уртак утырышы булды, анда объектларның җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

27 декабрьдә район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә хакимиятнең зур залында дүртенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының егерме җиденче утырышы узды.

26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе
Бүген Зәй ГРЭСы базасында «Балалар бакчасы - мәктәп – көллият - ВУЗ – предприятие» системасында һөнәри юнәлеш бирү эше» темасына район мәгариф оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды.
5 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Яңа ел тәрәзәләре» бөтенроссия акциясе уза.
2022 елның 5-20 декабрендә «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы уздырылды, анда Зәй муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 19 педагог катнашты. Конкурсның максаты-мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше; талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның алдынгы тәҗрибәләрен тарату.
25 декабрьдә мобилизацияләнгән гражданнарның балалары (5-11 сыйныф), уку, спорт, иҗат һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән балалар һәм яшүсмерләр "Татнефть арена"да традицион республика чыршысында булдылар.

Зәйдә «Иң көчле чаңгычылар» - ТР Чемпионатының 1 туры узды. Ачылу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы Эдуард Галиев, ТР чаңгы ярышлары федерациясе эшләре идарәчесе Денис Блохин, Түбән Кама электр челтәрләре филиалының Зәй район электр челтәрләре башлыгы Олег Лукин, «Ялта-Зәй» үзәге директоры Белла Огурцова катнашты.


24
декабрь, 2022 ел
шимбә

Бүген Зәйдә тантаналы рәвештә Яңа ел чыршысы ачылды. Ринат Фәрдиев исемендәге паркта «Әгәр могҗизаларга ышансаң» театральләштерелгән тамашасы узды. 15:00 сәгатьтән, бәйрәмнең төп программасына бер сәгать кала, балалар өчен спорт-күңел ачу чаралары да оештырылган иде.


23
декабрь, 2022 ел
җомга
Бүген шәһәр һәм район мәктәпләренең 1-4 сыйныфларында белем алучы мобилизацияләнгән гражданнарның балалары (50 бала) республика башкаласында узган «Кремль чыршысы» программасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International