Зәй муниципаль районында Башкарма комитет җитәкчесе Э.Э.Галиев, Әлмәт шәһәрендәге «БДД» ДБУ территориаль идарәсе башлыгы С. Н. Сураев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р. Г. Гарифуллин, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Бүген хакимиятнең зур залында рәис урынбасары Уразакин Петр Сергеевич катнашында наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.
Бүген 16 мартта, республикада беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районы аграрийлары язгы кыр эшләренә-көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне (1 ц/га исәбеннән) минераль ашламалар белән тукландыруга керештеләр.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! 2009 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы Иҗат яшьләре академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Өскә!"-республика конкурсы уздыра.