Федор Петрович Симашевның тууына 78 ел тула

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

13 мартта якташыбыз, 1972 елда эстафетада чаңгы узышы буенча олимпия чемпионы, 1972 елда 15 км узышта Олимпия уеннарының көмеш призеры, 1970 елда эстафетада дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Федор Петрович Симашевның тууына 78 ел тула. Федор Петрович югары Баграж авылында туган. Үз авылында яшәгәндә үк чаңгы спорты белән шөгыльләнә башлый, Түбән Биш мәктәбендә дә дәвам итә. Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Ашрапов Илфат Зиннур улы искә төшерә: «Мин Федор Петрович белән 90 нчы елларда хатыны Зоя Ивановна белән Зәйгә кайткач таныштым. Югары титул һәм зур казанышларына карамастан, ул бик гади, ярдәмчел кеше иде. Һәрвакыт укытучыларга, укучыларга киңәш бирергә әзер булды. Мәктәп укучылары белән очрашуларга да бик теләп йөри иде.  Ярышларга ул үз медаль һәм  бүләкләре белән килә иде. Мондый очрашулардан соң балаларда чаңгы узышлары белән шөгыльләнүгә кызыксыну тагын да арта иде. Федор Петрович истәлегенә шәһәр урамнарының берсе, олимпия резервы спорт мәктәбе аның исеме белән аталган, ел саен бөтенроссия ярышлары үткәрелә, анда дөнья чемпионатларында һәм Олимпия уеннарында чыгыш ясаучы Россиянең күп кенә көчле чаңгычылары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International