Зәй шәһәренең «Дуслык» яшьләр үзәгендә эш кайнап тора. Яңа сайланган «Яшь сайлаучылар клубы» советы «Заинск-2» микрорайонында яшәүче яшьләр өчен клубның презентациясен үткәрә.
Бу – үз фикерләрен иркен белдерә алган, яңа нәрсәләргә өйрәнергә теләгән, тирә - юньдә булган вакыйгалар турында үз фикерләре белән уртаклашырга теләгән яшь гражданнарның ирекле берләшмәсе.
Клубны булдыру максаты яшьләрнең сәяси һәм хокукый грамоталылыгын арттыру буенча эш алып бару, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне һәм сайлау хокукы белән бәйле яңалыкларны тикшерү. Клуб советы агымдагы елның февралендә сайланды, хәзерге вакытта совет әгъзалары клубны тәкъдим итәләр, гомуми белем бирү оешмаларына йөриләр, шулай ук Зәй политехник көллияте студентлары белән очрашуны планлаштыралар. Очрашу нәтиҗәләре буенча «Яшь сайлаучылар клубы»составы формалаштырылачак.