Бүген 16 мартта, республикада беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районы аграрийлары язгы кыр эшләренә-көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне (1 ц/га исәбеннән) минераль ашламалар белән тукландыруга керештеләр.
Тукландыруны 8187 гектар көзге культуралар һәм 6048 гектар күпьеллык үләннәр өчен башкарырга кирәк булачак. Көз көне 9176 гектар көзге культуралар тукландырылган булган.
Бүгенге көндә өстәмә тукландыруда 3 «Барс» агрегаты һәм 2 «Амазонка» агрегаты эшли.