Зәй муниципаль районы махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрде. Традицион рәвештә йөкне формалаштыруда район халкы, активистлар, волонтерлар, предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр һ. б. катнашты.
Район җитәкчелеге исеменнән гуманитар ярдәм йөген формалаштыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткереп һәм йөкне озата баручыларга имин юллар теләп район башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин зәйлеләргә мөрәҗәгать итте: «Безнең районнан 100 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде инде, ә бу – җиденче зур җибәрү. Игелекле күңелегез һәм мобилизацияләнгән якташларыбызга риясыз ярдәмегез өчен сезнең барыгызга да зур рәхмәт белдереп, алдыгызда баш иябез!».
Йөкне кораллы көчләр ветераннары, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе әгъзалары һәм башка активистлар озата китте.