11 мартта Зәй районы Аксар авылында 2023 елда авыл җирлекләре командалары арасында «Сэламәтлек»спартакиадасы исәбенә беренче ярышлар узды. Әлеге ярышлар «Демография»милли проектының бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Ярышларны үткәрү максатлары: сәламәт яшәү рәвеше нигезләре буларак физик культураны һәм спортны пропагандалау, авыл халкын физик культура, спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, авыл хезмәтчәннәренең һәм аларның гаилә әгъзаларының сәламәтлеген ныгыту,Татарстан Республикасы чемпионатларында һәм «Авыл яшьләре» финал җәйге авыл спорт уеннарында катнашу өчен, спорт төрләре буенча иң көчле командаларны һәм спортчыларны ачыклау. Авыл командалары чаңгы узышларында, гер спортында һәм аркан тартуда беренчелек өчен көрәштеләр. Ярышларда 13 командадан, барлыгы 87 кеше катнашты. Спартакиада да катнашучыларны район башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич сәламләде һәм аларны зур җиңүләргә өндәде. Җиңүчеләр һәм призерлар: чаңгы узышларында ир-атлар арасында 1 урын Коронов Петр, 2 урын Хәйруллин Динар, 3 урын Захаров Николай; хатын-кызлар арасында 1 урын Смирнова Дарья, 2 урын Тихонова Гөлназ, 3 урын Емельянова Олеся. Ир-атлар арасында 75 кг га кадәр гер спортында 1 урын Заһидуллин Аяз, 2 урын Нуруллин Раил, 3 урын Гыйләҗиев Инсаф; авырлыгы 75 кг.дан арткан ир-атлар арасында 1 урын Насыйбуллин Ленар, 2 урын Тугашов Роман, 3 урын Игнатьев Демьян; хатын-кызлар арасында 65 кг га кадәр 1 урын Миңнулина Гүзәлия, 2 урын Абдулаева Эмилия, 3 урын Краснова Эльвира; 65кг.нан арткан хатын-кызлар арасында 1 урын Емельянова Олеся, 2 урын Хисамова Алфинур, 3 урын Гайфуллина Лизира. Аркан тарту буена 1 урын Баграж авыл җирлеге, 2 урын Югары Мәлем авыл җирлеге, 3 урын Аксар авыл җирлеге булды. "Спартакиада төрле яшьтәге гражданнар арасында физик культураны популярлаштыру өчен бик яхшы чара булып тора. Ярышларда 16 яшьтән өлкәнрәк булган яшь спорт сөючеләр дә, ата – аналар, укытучылар да катнашты. Бу авыл халкының берләшүенең бик яхшы мисалы, чөнки барысы да үз авылларының намусын яклыйлар. Минемчә, мондый чаралар аша без патриотизм, Ватаныбызга мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт тәрбиялибез", -дип үз фикерләре белән уртаклашты Сарсаз-Баграж авылында яшәүче, физкультура хәрәкәте ветераны, укытучы Харитонов Радий Александрович.