Зәйдә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2023 елның 17 марты, җомга

Бүген хакимиятнең зур залында рәис урынбасары Уразакин Петр Сергеевич катнашында наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.

Көн тәртибе буенча норкатикларны профилактикалау мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлек башлыгы Е. А. Клещевников, Зәй район үзәк хастаханәсе психиатр – наркологы Л.С.Саримова, Зәй муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Г.М. Шәрәфиева чыгыш ясады.

Утырышка йомгакны район башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич ясады. Ул наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы торуның комплекслы чараларына, яшьләр белән актив профилактик эшкә аерым игътибар бирде. Утырыш нәтиҗәләре буенча районда наркоманиягә һәм наркоҗинаятьчелеккә каршы тору эшчәнлеген алга таба камилләштерүгә юнәлдерелгән төп идарә карарлары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International