Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә "Геройларның исемнәре хәтердә" дип аталган әдәби-тарихи сәгать узды
2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә, «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Без бергә» федераль проекты кысаларында, 7 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен китапханә хезмәткәрләре Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә гармонияле үсеш алган, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән «геройларның исемнәрен хәтерлибез» әдәби-тарихи сәгате үткәрделәр. Чара кысаларында укучылар Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куюдан башланган бәйрәмнең башлангычы һәм Ватан Герое исеменә кем лаек булуы турында белделәр. Исемнәре мәңгегә рус армиясе елъязмасына язылган бөек полководецларны, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның батырлыкларын искә төшерделәр. Язмышлары шулай ук Ватанны саклау белән тыгыз бәйләнгән Әфган һәм Чечен сугышлары геройлары турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Заманча геройлар темасы да игътибарсыз калмады. Әңгәмә барышында бүген Россия мәнфәгатьләрен яклап үз бурычларын намус белән үтәүчеләрне искә алдылар. Махсус хәрби операция барышында батырлык күрсәткән, хезмәтләре югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән якташларыбыз турында сөйләүләр аеруча горурлык уятты. Зәй геройларына һәм бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган видеоматериаллар китапханәче хикәясенә якты өстәмә булды. Чара барышында укучылар батырлык, каһарманлык, ватанпәрвәрлек, тугрылык, үз эшләре белән Ватаныбыз мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә омтылу турында фикер алыштылар. Егетләр Ватанга мәхәббәт аны, хәтта үз гомерләре бәрабәренә дә, сакларга әзер булуда чагыла, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветеранын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
9 Май бәйрәме алдыннан район башлыгы Р.Г. Кәримов Бөек Ватан сугышы Ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков белән очрашты.
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия.
Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз