Зәйдә мемориалның иң яхшы проектын сайлау буенча конкурска йомгак ясалды

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына булачак мемориалның иң яхшы проектын сайлау буенча конкурска йомгак ясалды. Анда архитекторлар, дизайнерлар һәм рәссамнар катнашты. Илебезнең төрле: Мәскәү, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән талантлы архитекторлар һәм скульпторлардан җиде уникаль эш тәкъдим ителде. Һәр проект идеянең оригинальлеге, формаларның сәнгатьлелеге һәм тирән мәгънәле эчтәлеге белән аерылып торды. Шәһәрлеләрнең һәм туристларның барлык категорияләре тарафыннан истәлекле урынны кабул итү уңайлылыгына аерым игътибар бирелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, булачак мемориал Җиңү бульварында урнашачак, ул безнең яраткан шәһәребезнең бизәге булачак. Без конкурста катнашучыларның барысына да инициативалары һәм иҗади алымнары өчен рәхмәт белдерәбез.

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр: беренче урынны Мәскәүдән скульптор Ирина Валерьевна Макарова ясаган проект алды. Икенче урын Әлмәт архитекторы Рафаэль Рәшит улы Курамшин проектына бирелде. Өченче урынны «Разрыв» исемле оригиналь проект яулады, аның авторы-Казан дизайнеры Мария Алексеевна Дранишникова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International