Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыны соңгы юлга озаттылар

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашучы контракт хезмәте рядовое Анатолий Николаевич Карпов белән хушлашты. Матәм панихидасы Мирный микрорайонының шәһәр мәдәният йортында узды. Һәлак булучының туганнарына һәм якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, шәһәр һәм район хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Гурьянов мөрәҗәгать итте. Анатолий Карповны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Анатолий Николаевичны Поручик авылы зиратына җирлиләр. Ватанны саклаучының истәлеге туганнары һәм якыннары, барлык зәйлеләр йөрәгендә мәңге яшәячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International