Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Ватан сакчыларын соңгы юлга озаттылар
2025 елның 10 декабре, чәршәмбе
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучылар – сержант Акдигитов Максим Васильевич һәм рядовой Колесов Дмитрий Алексеевич белән хушлашты. Матәм панихидасы шәһәр мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авыртуын сүз белән генә аңлатып булмый. Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык һәм ныклык телим. Максим Васильевич һәм Дмитрий Алексеевич безнең хәтердә мәңгегә үз дәүләтләрен саклаучылар, чын патриотлар һәм чын геройлар булып калачаклар!"- диде Разиф Галиевич. Кайгы уртаклашу сүзләрен шулай ук хәрби комиссариатның өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов белдерде. Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Хәрбиләрне Яңа шәһәр микрорайоны зиратына җирләделәр. Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветеранын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
9 Май бәйрәме алдыннан район башлыгы Р.Г. Кәримов Бөек Ватан сугышы Ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков белән очрашты.
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия.
Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз