ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2023 ел
сишәмбе
«Мәдәни мохит»- федераль дәрәҗәдәге проект. Аның максаты-халыкның мәдәни тормышын үстерү, гражданнарга белем алу һәм ял итү өчен тигез мөмкинлекләр булдыру һәм, нәтиҗәдә, мәдәният учреждениеләренә килүчеләрнең артуын тәэмин итү.
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераны Лыкова Валентина Лукьяновнаны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Разиф Гали улы юбилярга сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм якыннарының һәрвакыт янәшә булуларын һәм аңа төрле яклап ярдәм итеп яшәүләрен теләде.
Бүген Зәй районында 2023 ел урып-җыю кампаниясе башланды. Беренчеләрдән булып арпа суктыруга «Восток» агрофирмасының Александр Бистәсе бүлекчәсе кереште. Эш «Билал» мәчете имамы Илсур хәзрәт Әюпов, район башлыгы Разиф Кәримов һәм район активы фатихасы белән башланды.

10
июль, 2023 ел
дүшәмбе
Төбәк мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып мәгариф сыйфатын бәяләүнең бөтен системасын үстерү тора. 7 июльдә Биектау районының «Иннополис мәктәбе» ДАССО базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гомуми белем бирү системасында бәяләү процедуралары: тенденцияләр һәм перспективалар» коллегиясе узды.
9 июльдә Әлмәт шәһәрендә 3х3 баскетбол буенча «Татарстан Лигасы» II туры узды. Тренер Асадов Камран Хәсәнович кул астында тәрбияләнүчеләр 13 яшькә кадәрге балалар арасында бөтен пьедесталны алды:
6 июльдән 9 июльгә кадәр «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә бөтенроссия "Кыр көне" узды. Анда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең зур делегациясе катнашты.
8-9 июльдә Түбән Новгородта билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды, анда Зәй спортчысы Ибраһимов Җәмил 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә егетләр арасында 1 урынны алды.
7 июльдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә стартлары» спорт чарасы узды. Чара «Демография» милли проектының максатларын үтәүгә юнәлдерелгән.

8
июль, 2023 ел
шимбә
7 июльдә “Энергетик” мәдәният йорты мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта озак еллар яшәүче 9 гаилә катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бүләк ителде. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлау сүзләрен барлык гаиләләргә әйтеп үтте һәм Трошиннар Александр Михаил улы һәм Людмила Николай кызы гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.
6 июньдә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «үзенчәлекле» балаларның ата-аналары, социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучылар белән берлектә чара узды. Очрашу Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International