Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Лыкованы 100 яше белән котладылар
2023 елның 11 июле, сишәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераны Лыкова Валентина Лукьяновнаны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Разиф Гали улы юбилярга сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм якыннарының һәрвакыт янәшә булуларын һәм аңа төрле яклап ярдәм итеп яшәүләрен теләде. Валентина Лукьяновнаны юбилее белән шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин һәм Олег Морозов ярдәмчеләре котлады, юбилярга Олег Морозов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедовның видеокотлаулары күрсәтелде. Шулай ук хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә сугыш еллары җырлары башкарылды. Валентина Лукьяновна фронт шәфкать туташы, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены иясе. Ул Үзәк, аннары 2 нче Белоруссия фронты составында Курск сугышында катнаша, бөтен Украинаны, Белоруссияне уза, Польшага кадәр барып җитә. 1944 елда демобилизацияләнә. 1958 елда ире һәм балалары белән бергә Зәй шәһәренә килә. Яше һәм кичергән авырлыкларына карамастан, Валентина Лыкова тормышны яратудан туктамый, аның тормыш һәм фронт юлы күпләр өчен үрнәк була ала. Ветеранның биш баласы, 9 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгының баласы бар. Ул якыннары тәрбиясендә яши.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз