ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе
Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысаларында татар язучылары Ленар Шәех һәм Рифат Сәлах катнашында «Үткен каләм ияләре» дип исемләнгән әдәби очрашу узды.
Бүген Зәй политехника көллияте базасында чираттагы чакырылыш алдыннан тантаналы шартларда «Чакырылучы көне-2023» бәйрәме оештырылды. Залда Россия гимны яңгырады һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы байраклары кертелде.
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак ветераннары, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
11 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре утырышы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессының Татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов, “Татар гаиләсе” Бөтенроссия фонды директоры Миләүшә Гайфуллина һ.б. катнашты.

11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов эш визиты белән «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ заводында булды.

Бүген башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Ринат Хаҗипов  "Җитештерү травматизмы" темасына хезмәтне саклау буенча Координация советы киңәшмәсен үткәрде.


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Россиядә 2023 ел - легендар шагыйрь, Социалистик хезмәт Герое, күп кенә дәүләт һәм халыкара премияләр лауреаты, йөздән артык китап авторы Рәсүл Гамзатов елы дип игълан ителде.

Еллар үткән саен Халыкара өлкәннәр көне күпләрнең күңеленә хуш килерлек һәм йогынтылы чаралары белән үзенең кирәклеген ныграк дәлилли.
2 октябрьдән Россия Федерациясенең барлык субъектларында грипп һәм ОРВИ профилактикасы мәсьәләләре буенча Роспотребнадзорның тематик «кайнар линиясе» эшли башлады.
2023 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Түбән Кама районында һәм Түбән Кама шәһәрендә, Зәй районында территориаль бүлеге эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International