Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй делегациясе - авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада
2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак ветераннары, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты. Район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе составында - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Агросила» АҖ генераль директорының «Агросила-Сервис» АҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары, «Зәй шикәре» АҖнең транспорт, чимал әзерләү һәм склад хуҗалыгы буенча җитәкчесе, «Аксар», «Чыбыклы», «Кадер», «Сәвәләй» җитештерү комплеклары җитәкчеләре һәм башкалар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кунакларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм бүләкләү тантанасын үткәрделәр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкиле дә булуы сөендерә. “Зәй шикәре” агрофирмасының әйдәп баручы инженер-механигы Сәхапов Мидхәт Җәмил улына «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Югары дәүләт бүләген аңа Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз