Бүген башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Ринат Хәҗипов "Җитештерү травматизмы" темасына хезмәтне саклау буенча Координация советы киңәшмәсен үткәрде. Утырышта хезмәтне саклау буенча координация советы әгъзалары катнашты. "Зәй" агрофирмасы" ҖЧҖнең хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча баш инженеры Гарифуллин Д.Ш. чыгыш ясады. Белгеч предприятиедә килеп чыккан фаҗига турында сөйләде. Фактларны тикшерү, производствода бәхетсезлек очракларының сәбәбе, кагыйдә буларак: зыян күрүчеләрнең игътибарсызлыгы һәм саксызлыгы, хезмәтне саклау куркынычсызлык таләпләрен үтәмәүләре булуын күрсәтте. Координацион совет эше барышында хезмәтне саклау өлкәсендәге законнарны тайпылышсыз үтәү буенча тәкъдимнәр кертелде. Ринат Хәҗипов утырышка йомгак ясады.