Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй китап укучылары татар язучылары белән очрашты
2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе
Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысаларында татар язучылары Ленар Шәех һәм Рифат Сәлах катнашында «Үткен каләм ияләре» дип исемләнгән әдәби очрашу узды. Ленар Шәех - Россия, татар шагыйре, язучы, журналист, тәрҗемәче, галим, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Рифат Сәлах - татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты. Кунаклар үзләре турында, иҗатлары турында бик рәхәтләнеп сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрен укыдылар, тормышларыннан кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, иҗади планнары белән уртаклаштылар. Кичә барышында әлеге шәхесләрнең шигырьләрен мәктәп укучылары һәм китапханәчеләр дә укыды. Чарага китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда язучыларның балалар һәм өлкәннәр өчен китаплары, фәнни-популяр басмалар һәм газета-журналлардан мәкаләләр урын алды. Очрашу күңелле, җанлы узды һәм тыңлаучыларны битараф калдырмады.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз