Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре очрашуга җыелды

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе
11 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре утырышы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессының Татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов, “Татар гаиләсе” Бөтенроссия фонды директоры Миләүшә Гайфуллина һ.б. катнашты. Зәйне очрашуда җирле бүлекчә җитәкчесе Ә.М. Биккинина тәкъдим итте. Данис Шакиров татар активын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, җирле оешма җитәкчеләре белән эшләячәк яңа хезмәткәр – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәриповны тәкъдим итте. Ирек Шәрипов катнашучыларны алда торган эш планнары, актуаль мәсьәләләр белән таныштырды. Районнарда төбәкчелек хәрәкәтен оештырып җибәрү, үз гаиләңнең тарихын өйрәнү, нәсел шәҗәрәсен төзү, авыл тарихын язу кебек, бүгенге көндә бик күп кешеләрне кызыксындыра торган темаларны ассызыклады. Киңәшмәдә татар брендлары: татар мамык мендәре, татар мамык шәле, татар атлары һәм башкаларны популярлаштыру, милләтне таныткан шәхесләребезнең истәлеген мәңгеләштерү зарурлыгына басым ясалды. Бөтендөнья татар конгрессында эшләп килүче “Дөнья” студиясенең баш мөхәррире Энҗе Шәйхетдинова татар активын Бөтендөнья татар конгрессында чыгып килә торган “Татарлар” газетасы белән таныштырды. Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре арасында бәйге игълан ителәчәген һәм 2024 елның беренче яртыеллыгына “Татарлар” гәҗитен иң күп яздыртучы оешма Бөтендөнья татар конгрессы бүләгенә лаек булачагын әйтеп узды. Шулай ук җыелыш барышында Данис Шакиров җирле оешма җитәкчеләрен 13-15 октябрь көнне узасы “Татарча диктант” акциясендә актив катнашырга чакырды. Исегезгә төшерәбез, “Татарча диктант” сигезенче тапкыр оештырыла. Ул –хәзерге вакытта Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2022 елда “Татарча диктант” акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International