Зәйдә Дагыстан халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль сәгать үткәрелде

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Россиядә 2023 ел - легендар шагыйрь, Социалистик хезмәт Герое, күп кенә дәүләт һәм халыкара премияләр лауреаты, йөздән артык китап авторы Рәсүл Гамзатов елы дип игълан ителде. 9 октябрьдә "Шатлык" социаль ярдәм үзәгендә ял итүчеләр өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре Дагыстан халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган "Ак торналарга табыныгыз" әдәби-музыкаль сәгатен уздырдылар. Очрашу барышында катнашучылар киң танылган халык шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның атаклы "Торналар" ("Журавли") әсәре барлыкка килү тарихын ишеттеләр, ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу символы булды. Катнашучылар үзләре дә шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укыдылар, аларда Гамзатовның туган йортына, туганнар, әниләр һәм хатын-кызларга булган хөрмәте чагылыш таба. Рәсүл Гамзатовның күп кенә шигырьләре танылган җырларга әйләнде. Ял итүчеләр игътибарына танылган җырчыларның Р.Гамзатов шигырьләренә видеоязмалары, шулай ук авторның әсәрләре, аның тормышы турында материаллар белән китап-иллюстратив күргәзмә тәкъдим ителде. Рәсүл Гамзатов - шигърияттә зур һәм уникаль шәхес, ул һәрберебезгә игелек, хакыйкать, матурлык һәм мәхәббәт дөньясы бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International