Зәй районының юл хезмәте күрсәтү оешмалары кышкы чорга әзер

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Бүген Зәйдә кар чистарту техникасын кабул итү узды. Район башлыгы Разиф Кәримов «Татнефтедор» ҖЧҖе һәм «БлагоСтрой» ҖЧҖнең автомобиль юллары идарәсе предприятиеләрендә булды, анда ул юл автотехникасының торышы белән танышты һәм юл хезмәте коллективлары белән очрашты. Кышкы сезонга автомобильләр һәм кар җыю техникасы тулысынча әзерләнгән. Быел көчле кар яву шартларында эшли торган кирәкле яңа трактор сатып алынды. Хәзерге вакытта предприятиедә 9 комплекслы юл машинасы, 4 автогрейдер, 3 К-700, 2 бульдозер тракторы бар, УРАЛ автомобильләре ротор җайланмалары белән җиһазландырылган. Узган елларда 5 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән, быел ул запас белән  7 мең тоннага җиткерелгән. Кышкы чорда Зәй районы буенча 418 километр юлга хезмәт күрсәтәчәкбез, - ди предприятие җитәкчесе Фидаил Хәернасов. Теләсә нинди һава торышында да юллар машина йөртүчеләр өчен үтә торган булырга тиеш. Инженер-техник хезмәткәрләр, катнаш юл машиналары һәм йөк төягеч йөртүчеләр тәүлек буе кизү торалар һәм район юлларын тикшереп торалар. Техниканы карау тәмамланганнан соң, район башлыгы эшчеләр белән аралашты. Разиф Галиевич предприятие эшенең быел югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтте, юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләде.

«Благострой» оешмасы автопаркында 16 берәмлек юл техникасы бар. Коллектив тәҗрибәле юл эшчеләреннән җыелган. Бозга каршы реагентлар җитәрлек санда. "Шәһәр эчендәге юлларны кардан, боздан чистартырга, теләсә нинди һава шартларында да  уңайсызлыклар сизелмәсен өчен без мөмкин кадәр күбрәк эшләргә һәм бөтен булган көчне эшкә җигәргә әзер, - ди “Благострой” ҖЧҖ җитәкчесе Рафыйк Зәйнуллин. Район башлыгы үз чыгышында “Благострой” җәмгыяте юлларны, паркларны, скверларны, тротуарларны вакытында кардан чистарта, кар чыгара һәм язгы ташуга юл куймый,-дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International