«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы бөтенроссия чемпионатының муниципаль этабы узды

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

23-30 октябрьдә Зәй муниципаль районы территориясендә 2023-2024 еллар сезонында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында Татарстан Республикасының «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы бөтенроссия чемпионатының муниципаль этабы узды. Ярышларда 45 команда  (23 егет һәм 22 кызлар командасы),  барлыгы 540 кеше катнашты. Уеннар 7 нче мәктәп, Сәвәләй һәм Кадер мәктәпләре базасында узды. Шәһәр мәктәпләре арасында команда ярышларында җиңүчеләр һәм призёрлар егетләр арасында: 1 урын - 6 нчы мәктәп, 2 урын -  7 нче мәктәп, 3 урын - 4 нче мәктәп командасы, кызлар арасында: 1 урын - 6 нчы мәктәп, 2 урын -  7 нче мәктәп, 3 урын - “Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе”  командасы. Авыл мәктәпләре арасында команда ярышларында җиңүче һәм призёрлар булып: егетләр арасында: 1 урын - Сәвәләй мәктәбе, 2 урын - Югары Шепкә мәктәбе, 3 урын - Кадер мәктәбе командасы танылды. Кызлар арасында: 1 урын - Кадер мәктәбе, 2 урын - Чыбыклы мәктәбе, 3 урын - Александр Бистәсе мәктәбе командасы. Җиңүчеләр һәм призерлар команда грамоталары, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде. MVPның кыйммәтле уенчыларына: 6 нчы мәктәптән Догадин Андрей һәм Лазарева Дарья, Сәвәләй мәктәбеннән Павел Москов, Кадер мәктәбеннән Хисамиева Диләрәгә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 6 нчы мәктәпнең егет һәм кызлар командалары Зәй муниципаль районынын декабрь аенда узачак девизиональ ярышларда күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International