«КЭС-БАСКЭТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

23 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды. Ярышта шәһәр мәктәпләренең кызлар һәм егетләр командалары катнашты. Кызлар арасында: 1 урынга 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы, 2 урынга 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы,  3 урынга Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе командасы лаек булды.  Егетләр арасында: 1 урынны 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы,  2 урынны 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы, 3 урынны 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International