Бүген маскировка челтәрләре остаханәсе коллективы Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Районның Югары Шепкә авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Каюмов белән хушлашу булды. Нияз Радик улының әнисе һәм улының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, җитәкчеләр, шепкәлеләр, район халкы күпләп килде.