Районның Югары Шепкә авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Каюмов белән хушлашу булды. Нияз Радик улының әнисе һәм улының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, җитәкчеләр, шепкәлеләр, район халкы күпләп килде. -Мөхтәрәм Зәй районы, Шепкә авыл җирлеге халкы, хөрмәтле Зөһрә Нурмөхәммәтовна, Эмиль Ниязович, мәрхүмнең туганнары, дуслары! Бүген Каюмов Нияз Радик улын соңгы юлга озатабыз һәм бөтен район халкы, барлык зәйлеләр сезнең белән бергә авыр хәсрәтегезне уртаклаша. 18 яше тулу белән Нияз Каюмов армиягә китә, 1989-1991 нче елларда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында баш корабль старшинасы булып хезмәт итә, быел июнь аенда контракт төзи. Махсус хәрби операция зонасында материаль тәэмин итү ротасының автомобиль взводы машина йөртүчесе була. Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый. 9 нчы ноябрь көнне рядовой Каюмовның гомере өзелә. Хөрмәтле Зөһрә апа! Барлык зәйлеләр исеменнән тагын бер тапкыр авыр кайгыгызны уртаклашам. Бу авыр кайгыны күтәрергә Аллаһ Сезгә күркәм сабырлыклар бирсен! Улыгыз Нияз турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге яшәр. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын! Шундый батыр ул үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә, — диде Разиф Кәримов. Нияз Каюмов Югары Шепкә зиратында җирләнде.