Безнең шәһәрдә иҗат сәнгатенә гашыйк булган искиткеч ханым яши. Бу “Балалар иҗат йорты” директоры Куликова Валентина Петровна. Ул хезмәт юлын 1991нче елда методист буларак башлый, 2010нчы елда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә, 2014нче елдан – учреджение директоры. Валентина Петровна – югары квалификацияле, хокукый һәм икьтисади, психолого-педагогик яктан нык әзерлекле. Ул идарә итү эшчәнлеге технологиясен яхшы үзләштергән һәм эш барышында даими куллана белүче тәҗрибәле җитәкче. Тугыз ел дәвамында үзе җитәкләгән коллектив белән бер фикердә булып, бүгенге көн бурычларын аңлап хезмәт куючы тотрыклы профессиональ, иҗат коллективын саклап калу һәм ныгыту өстендә зур эш алып бара, биредә 91% укытучы – югары белемле, шуларның 72% - беренче һәм югары квалификациягә ия, шәһәр буенча алар кул астында тәрбияләнүчеләрнең саны -2320 кеше тәшкил итә. Учреждениенең үсеш юнәлешен алдан күреп, киләчәк стратегиясен билгеләп, хезмәттәшләре алдына максат һәм бурычларны дөрес итеп куя белә. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында “Балалар иҗат йорты”ның эш күрсәткечләре тотрыклы, алдынгы урында. Валентина Петровна энергиясе ташып торган, тырыш кеше. Аның төп эшчәнлеге тәрбияләнүче шәхесне үстерү, югары күрсәткечләргә ирешү, алга бару өчен гадәти алшартлы мөмкинлекләр тудыруга юнәтелгән. Нәтиҗәләре төбәкара, республика, Рәсәй, бөтендөнья күләмендәге бәйгеләр, күргәзмәләр, фестивальләр. Ул бик күп отышлы проектлар авторы да, моның турында “Дәресләрдән соң мәктәп”, “Техноград” кебек билгеле грантлар сөйли. Валентина Куликова бик күп көчен һәм вакытын учреждениеның матди-техник базасын яхшырту һәм тиешле хәлендә тоту, эшләү өчен куркынычсыз уңай шартлар тудыру өчен сарыф итә. Социаль, мәдәни һәм югары уку йортлары, җәмәгатьчелек, ата-аналар белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә тора. Валентина Петровна уңышлары өчен Рәсәй Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы, “Мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре” күкрәк билгесе, сәләтле балаларга һәрьяклап ярдәм иткән өчен “Татнефть”нең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.