Зәйдә VIII республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

2023 елның 17 ноябре, җомга

Бүген, 16 нчы ноябрь көнне, Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбендә «Сферум» белем платформасы аша онлайн форматта Таҗетдин Ялчыгол исемендәге VIII республикакүләм укучылар һәм укытучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә  район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сәфәргалиев Эрнст Раис улы, аның урынбасары Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы, педагогия фәннәре кандидаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион институтының Чаллы филиалы доценты Алсу Илгиз кызы Мәснәви кызы, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Харисова Халидә Шакир кызы катнаштылар. Анда дүрт секция эшләде. Укучылар үзләренең иҗади, фәнни-эзләнү эшләрен «Һәр җәүһәрдә халкым тарихы», «Халкымның күңел бизәкләре», «Әдәбият белән әхлак бергә янәшә» дип аталган юнәлешләрдә тәкъдим иттеләр. 4 нче секциядә укытучылар «Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Т. Ялчыголның мирасын өйрәнү һәм укыту-тәрбия эшендә куллану» дигән тема буенча эшләделәр. Эшнең нәтиҗәсе итеп җиңүче укучыларны игълан итү булды. 1 дәрәҗә җиңүче дипломына түбәндәге укучылар лаек булды: Баһавиева Зәринә (Арча муниципаль районы, Ташкичү төп гомуми белем бирү мәктәбе), Муллаянова Тамчыгөл (Актаныш муниципаль районы, Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе), Сәләхова Лилия (Азнакай муниципаль районы, Мәлбагыш урта гомуми белем бирү мәктәбе). 2 дәрәҗә җиңүче дипломына лаек булдылар: Хисамов Алмаз (Зәй муниципаль районы, Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбе), Галимҗанова Дәлия (Саба муниципаль районы, Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе), Вәлиева Рәилә (Сарман муниципаль районы, «Сарман гимназиясе»). 3 дәрәҗә җиңүче дипломына түбәндәге укучылар лаек булды: Шәфыйкова Зилия (Азнакай муниципаль районы, Мәлбагыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»), Шиһапов Алмаз (Зәй муниципаль районы, Түбән Биш урта гомуми белем бирү мәктәбе), Ортыкхолова Лилиана (Әлмәт муниципаль районы, Яңа Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе), Иванова Мария (Зәй муниципаль районы,«Аерым фәннәрне тирәнен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»), Краснов Алексей (Зәй муниципаль районы, Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе), Сафина Айзилә (Азнакай муниципаль районы, Мәлбагыш урта гомуми белем мәктәбе), Мөхетдинова Ильвира (Сарман муниципаль районы, 2 нче  Җәлил урта гомуми белем мәктәбе»). Укытучылар арасында 1 нче урынны Шәйдуллина Ландыш Камил кызы һәм Шәйдуллина Чулпан Камил кызы («Сарман муниципаль районы, 2 нче Җәлил урта гомуми белем мәктәбе»), 2 нче урынны Шәймарданова Мәүлүзә Касыйм кызы (Зәй муниципаль районы, 1 нче урта гомуми белем мәктәбе»), 3 нче урынны Хәмидуллина Сиринә Марс кызы (Бөгелмә муниципаль районы, "Зелёная-Роща" төп гомуми белем мәктәбе) яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International