Ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды

2023 елның 17 ноябре, җомга

16 ноябрьдә Богуруслан шәһәрендә Ш.Л. Сафин һәм Ю.В. Гаврилов истәлегенә кече һәм өлкән егетләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды, анда Россиянең 15 төбәгеннән 240 спортчы катнашты. Татарстан Республикасы исеменнән тренер Хәйруллин Илнар Гайсә улы кул астында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Мугурбиев Абүбәкәр 30 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 3 нче урынны яулады (җиңүчедән минималь исәп белән генә калыша), Землянов Данис 41 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 3 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International