2023-2025 елларның көзге-кышкы чорында җылыту сезонына әзерлек паспортын «Татэнерго» АҖ филиалы Зәй ГРЭС һәм «Теплосервис» ҖЧҖ алды. Бу документны бирү станциянең гадәттәгечә кышкы айларга туры килә торган максималь йөкләмәләр чорында кулланучыларны ышанычлы һәм сыйфатлы энергия белән тәэмин итүгә әзер булуы турында сөйли. Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмаларының әзерлеген кышка Ростехнадзор вәкилләре һәм башка белгечләр катнашында махсус комиссия тикшерде. Техник җиһазларның торышы, ягулык запаслары булу, предприятие персоналын әзерләү бәяләнде.