Маскировка челтәрләре остаханәсе коллективын котладылар

2023 елның 18 ноябре, шимбә

Бүген маскировка челтәрләре остаханәсе коллективы Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Актив гражданлык позициясе, махсус хәрби операциядә актив катнашкан, хәрби хезмәткәрләргә бушлай ярдәм күрсәткәннәре өчен район башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин әлеге төркемне оештыручы Елена Хисаметдинова һәм Илмира Павловага лаеклы бүләк тапшырды. "Киләчәктә дә сезгә иминлек һәм тотрыклылык юлдаш булсын. Ихлас күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга барлык изге ниятләрегезне тормышка ашыруда уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм җылылык телим!" - диелә Рәхмәт хатында. «Масксети» коллективы оешуга ел тулу уңаеннан, Зәй керәшен оешмасы идарә рәисе В.А.Атласов аларга үз-үзләрен аямыйча куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм сезнең һөнәри осталыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, максатчанлыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм ныклыгыгыз белән ихлас күңелдән горурланабыз"-диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International