Зәйдә “ Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе дәвам итә

2015 елның 29 августы, шимбә
Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре бу көннәрдә районның Бүсрәк авылында яшәүче күпбалалы Тимофеевлар гаиләсенә “ Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе кысаларында ярдәм кулы суздылар. Прокуратура хезмәткәрләре мәктәп сумкасы, канцелярия товарлары сатып алып, аларны Тимофеевларның өч баласына тапшырдылар, яхшы укуларын теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International