«Хезмәт кешесе” бәйгесе җиңүчеләре

2015 елның 30 августы, якшәмбе
Зәйлеләрне, кунакларны республика, шәһәр көне белән тәбрикләгәннән соң башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов «Хезмәт кешесе» район бәйгесе җиңүчеләрен котлады, аларга акчалата премияләр тапшырылды. Ә бәйге җиңүчеләре дип «Шәһәрне яшелләндерү үзәге» хезмәткәре Нәкыя Кәлимуллина, ГРЭСның баш инженеры Дмитрий Прохоров, «Зәй шикәре» агрофирмасы тракторчы-машинисты Валерий Ильин, «Нива» комплексы башлыгы Валентин Носов табылды. Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау кәгазьләре белән нәтиҗәле тырыш хезмәтләре өчен, туган көннәре уңаеннан «Восток» агрофирмасыннан Александр Романов, Раушания Уразмановалар тәбрикләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International