Зәйдә өч яшькә җиткән барлык бәләкәчләр дә балалар бакчасында урын белән тәэмин ителгән

2015 елның 29 августы, шимбә
Бүгенгесе көнгә Зәйдә “Электрон балалар бакчасы” системасына кергән, яше өч яшьтән арткан барлык бәләкәчләр балалар бакчасында урын белән тәэмин ителгән. Алар өчен балалар бакчасында чиратны бетерү “юл картасы” программасы нигезендә тагын 160 урын барлыкка килде. Шәһәребездә 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү һәм “Красная шапочка” да өстәмә төркем ачу боларның дәлиле булып тора.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тел үзләштерү һәм милли горыф-гадәтләрне өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.11 милли балалар бакчасы эшләп килә, 2 рус телле бакчада 4 татар телле төркем ачылган. Яңа балалар бакчасында шулай ук 3 татар телле төркемнәр ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International