Бер кичне күңелле итеп үткәрделәр

2015 елның 29 августы, шимбә
Кичә кич белән Зәйнең Комсомол урамы 67а йорты каршында “Ишегалды көне” бәйрәме үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре йортта яшәүче өлкәннәр, ветераннарга багышлап җырлар башкарды, балалар рәхәтләнеп батутта сикерде, аквагрим ясатып мәш килде. Үзләренә карата шундый хөрмәт күрсәтелүдән йортта яшәүчеләр чын күңелдән сөенде. Бүләкләрегез, күңелле итеп ял киче оештырганыгыз өчен рәхмәт, мондый бәйрәмнәрегезне тагын көтеп калабыз, дип озатып калды алар бәйрәм оештыручыларны.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International