Террор - җәмгыятькә куркыныч

2015 елның 4 сентябре, җомга
3 сентябрьдә барлык җәмәгатьчелек террорга каршы теләктәшлек көнен билгеләп үтте. Әлеге дата 2005 елның 6 июльдәге Федераль законы нигезендә гамәлгә керә.
Туган якны өйрәнү муззенда, “Терроризм: килеп чыгуы һәм каршы тору” – дигән темага Россия Федерациясе эчке эшләр Министрлыгың Зәй районы буенча бүлек вәкаләтлесе Яхин Эльвир 1 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән сөйләшү алып барды. Халык күп җыелган җирдә үзеңне ничек тотарга, террор белән экстремизмның ни белән аерылып торганын һәм башка мәглүматны укучылар күңел түрләренә салып куйдылар. Чөнки аларның күбесе укуларын тәмамлагач зур шәһәрләргә юл алачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International