Районыбыз кырларында бөртекле культураларны җыеп алу тәмамланды, татлы тамырларны алу дәвам итә

2015 елның 4 сентябре, җомга
Районда бөртекле культураларны җыеп алу төгәлләнде. Барлыгы 39200 гектар бөртеклеләрдән 105830 тонна уңыш җыеп алынган. Уңыш һәр гектардан 27 центнер тәшкил итә. Барлык мәйданның 97,9 процентында игеннәр җыеп алынган. Бүгенгесе көнгә 800 гектарда люпин җыеп аласы калган. Икмәк кабул итү пунктларына 70 мең тонна ашлык озатылган. Алдынгылар сафында “Зәй” агрофирмасы беренче урында бара. Аларда һәр гектардан уңыш 30 центнер тәшкил итә. “Ялкын” бүлекчәсендә уңыш гектарыннан 34,4 центнер алынган.Комбайнерлар арасында беренче урында Митрофанов Андрей Михайлович. Ул 3159 тонна ашлык суктырып алган,”Шепкә –нур” бүлекчәсеннән. Аның күрсәткече республикада иң югары санала.
Районда шулай ук терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 12 мең тонна печән, 82500 тонна сенаж әзерләнгән. Барлыгы 30800 тонна терлек азыгы әзерләнгән. Бу һәрбер терлеккә 21,6 центнер тәшкил итә.
Районыбыз кырларында чөгендер алу дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 1008 гектарда татлы тамыр алынган инде. Бу барлык мәйданның 12 проценты. Уңыш һәр гектардан 350 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International