Быел Кырымда үтте

2015 елның 5 сентябре, шимбә
19-27 августта Зәйнең “Мирас” һәм “Азаль” вокал (җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина), «Улыбка» ( Лидия Нестягина) һәм «Магия» (Марина Петленко) хореографик төркемнәре “Алтын Мәйдан Кырым-2015” Халыкара фестивалендә катнашып I дәрәҗә дипломнар, Кырым республикасының Черноморск районы башлыгы С. Володконың исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. “Мирас” һәм “Азаль” вокал төркемнәреннән төрле номинацияләрдә I дәрәҗә дипломнарга Илүзә Галиуллина, Аделина Әхмәдиева, II - Миләүшә Әгъләмова, Эльвина Максимова, Алсу Хәйретдинова, Алевтина Кузьмина, III - Лиана Черенцова, Элина Топайкина, Снежанна Гербунова лаек булды. Лидия Нестягина бию буенча ике номинациядә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International