ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Зәйдә терлекләр җәйләүләрдән фермаларга кайтарыла башлады. Беренчеләрдән булып бу эшне “Зәй” агрофирмасының “Шепкә” бүлекчәсе башлады. Тиз көннәрдә бу эш “Зәй шикәре” агрофирмасының “Төги” бүлекчәсендә башкарылачак. Алга таба савым сыерларның - 7 һәм симертү терлекләренең 7 көтүлеге фермаларга кайтачак.
Бүген үлем очракларын киметү буенча район ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында Зәйдә соңгы елларда һәм быелның 6 аенда халыкның үлеме белән бәйле сәбәпләргә нигезләнеп, аны киметү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында киңәштеләр.

8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Хезмәт коллективларының шәһәр һәм район җитәкчеләре белән чираттагы очрашуы үзәк китапханәнең уку залында үтте. Бу юлы очрашуга “Управдом”, “Инвестстройсервис”, “Горзеленхоз” хезмәтчәннәре килгән иде. Очрашуда республиканың һәм Зәй муниципаль районының бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшенү булды.
Район республикада беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюны тәмамланды.
Республика көнендә Казан кремльлендә республика алдынгыларына хөкемәт бүләкләре тапшыру булды.
Әлмәт шәһәре картиналар галереясендә безнең художник Сергей Цыганов һәм скульптор Равиль Әхатов иҗат күргәзмәсе ачылды.
7 сентябрь көнне Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йортында “Көз байлыгы” дип исемләнгән күргәзмә үткәрделәр. Балалар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән көзге яшелчә һәм җимешләрдән төрле вак-төякләр ясадылар. Зурлар ясаган теземнәр һәм күргәзмәләр үзенең матурлыгы белән күз яуын алырлык булдылар.



7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
5 сентябрь көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында яшьүсмерләр һәм балалар спорт мәктәпләрендә алып барыла торган спорт төрләре буенча күргәзмә булды. Анда спорт мәктәпләренең спорт өлкәсендә ирешкән уңышлар турында да белешергә була иде. Анда тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары булды.
“Зәй” агрофирмасының “Алга” бүлекчәсе – районда иң күп чөгендер игүче хуҗалыклардан. Алай гына да түгел, быел чөгендер алуда алдынгылар рәтендәге хуҗалыкларның берсе ул. Биредә чөгендер мәйданы 600 гектарга якын, аның 100 гектары алынды инде, уңыш гектарыннан уртача 450-460 центнер чыга, урыны белән 470кә дә җитә. Әлеге хуҗалык заводка 4500 тонна чөгендер тапшырган инде.
5 сентябрь көнне Т. Ялчыгол скверында Парклар һәм скверлар көненә багышланган әдәби ярминкә үтте. Аны үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәрде. Ярминкәдә җирле язучылар, шагырьләр һәм тыңлаучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International