«Бал» осталары Яшьләр паркында

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
5 сентябрь көнне Яшьләр паркында скверлар һәм парклар көненә багышланган “Бал киңлеге” дип исемләнгән бәйрәм үтте. Үзләренең бал уңышы белән аерылып торучыларны диплом һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр. Бүләкләрне тапшыруда район башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Кәримов та катнашты.
Район җитәкчесе кулыннан беренче урын өчен бүләкне Аксарлылыр һәм Дүрт Мунчалылар алды, икенче урынны – Сәвәләй һәм Якты Күллеләр, өченче урынны – Югары Нәлем һәм район мәдәният йорты алды. Шулай ук мактау кәгазе белән Карамалы осталары да бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International