Очрашулар дәвам итә

2015 елның 11 сентябре, җомга
Яңа шәһәрдә,Иске Зәй бистәсендә яшәүчеләр шәһәр һәм район җитәкчелеге белән очрашып районда һәм шәһәрдәге соңгы вакыттагы үзгәрешләр белән таныштылар.
Күптән түгел районда эшләкле визит белән килгән Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов катнашында политехник колледж базасында ачылган ресурс үзәгенең киләчәге, яңа транспорт идарәсе урнашачак урын, район ничек кече нефть компанияләре белән мөнәсәбәт урнаштырачак, кече һәм зур предприятия һәм оешмаларның киләчәге турында һәм районга күпме күләмдә инвестиция чыгымнары кергән. Шул турыда 6 мәктәптә һәм район мәдәният йортында халык белән очрашуда җентеләп сөйләшү булды. Очрашу алдыннан әлеге микрорайонда яшәүчеләр үзләренең гозерләре белән төрле оешма вәкилләренә сорауларын бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International