Зәй яшьләре яшьтәшләрен сайлауларда катнашырга флэш-моб үткәреп җәлеп итте

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Зәй “Сәламәтлек” мәктәбе каршындагы мәйданда “Легенда” бию төркеме беренче тапкыр сайлауларга киләчәк яшьләр өчен флэш-моб оештырып, үзенчәлекле биюләре аша җәлеп итте. Биюче кызлар кулларына Татарстан флагы рәсемен төшереп, республика киләчәгенә битараф булмаска өндәде, актив тормыш позициясен сайларга чакырды. Яшьләр эшләре идарәсе әлеге чараны “Көзге игелек атнасы” кысаларында оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International