Зәйдә районара тикшерү комитеты офисы ачылды

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитеты идарәсе Зәй районара бүлеге офисы ачылды. Казанская урамының 8нче йортында урнашкан бүлектә җиде кешелек коллективка эш өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган.
Тикшерү комитетының яңа офисында беренче эш көне РФ тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин тарафыннан гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итүләр белән башланды. Анда Зәйдән һәм Түбән Камадан кешеләр төрле җинаять эшләренә кагылышлы сораулар белән һәм оператив башкарылган эшләргә рәхмәт җиткерү нияте белән килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International