«Яңа Сәвәләй әбиләре” урам бәйрәмендә халыкны шаккатырды

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Сәвәләйдә урам бәйрәмнәре тәмамланды. Ахыргысы Ленин урамында булганы барлык авыл халкын җыйды.
Хөршидә белән Мөршидә прототипыннан алынган рольләрне клуб директоры Ольга Бутяева һәм китапханә мөдире Светлана Чернова башкардылар. Кәҗәләргә субсидия турында да,шимбә өмәсе һәм туйлар турында да бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. “Чума үрдәк, чума каз”, “Әтәч уены” беркемне дә битараф калдырмады, барлык килгән тамашачылар да катнашты. Гөлсәвия Сабаева үзе язган шигырьләрне укыды.
Тимер туйларын (65 яшь) билгеләп үткән Мария һәм Яков Сабаевларны, 91 яшькә җиткән Пелагея Смирнованы истәлекле бүләкләр белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International