ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә 22 фермада һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында “Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү” республика программасы буенча ремонт эшләре бара, алар маллар җәйләүләрдән кайтканчы әзер булачак. Поручик терлекчелек комплексында исә әлеге күләмле төзекләндерү эшләре тәмамланды инде.
Яңа уку елы башлану белән туган якны өйрәнү музеенда түгәрәк ачылды. Анда балаларны хәзерге тормышка яраклашу өчен әзерлилиәр.Түгәрәкнең программасын укучылар бергә әзерлиләр.
Федераль закон нигезендә беренче 20 канал федераль канал исемлегендә тора һәм устав нигезендә 14 сентябрьдән федераль канал дип 27 канал исәпләнә. Шуңа күрә региональ каналлар 20 каналдан соңгылары була.
Күбебез белә инде – безнең шәһәр 1652 елда барлыкка килә. Шул дәвердә шәһәрнең рәвеше күп тапкырлар үзгәрде. Шәһәрнең килеп чыккан өлеше – мәктәп тауындагы ныгытмалар шулай ук 3 гектарлы җирне биләп, туры почмак формасында алты манаралы булган һәм ул җирле халыкны күчеп йөрүче качаклардан саклап торган.
Зәйдән ике рәссам Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика бәйгесендә катнашып җиңү яуладылар. Кул эшләре гамәли-куллану җанрында Юрий Некорыстнов беренче урынны алды, ә “Күмәк портрет” ж жанрында Виктор Хрулев икенче урында.

16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында «Шатлык» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә “Елмаю” клубында “Башка” ул “Чит” түгел” дип аталган чара үтте.
Чара барышында балаларга толерантлык төшенчәсе турында аңлатма бирелде, аның әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә мөһимлеге ассызыкланды.
Мирный бистәсенең яңа паркында “Рябинка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Без тынычлык өчен-террорга каршы” – дигән уен программасы үткәрелде. Ул “Экстремизмга –ЮК” – дигән айлык кыссаларында үтә.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 2520 гектарда алынып, 97020 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 30 проценты.
“Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән 7-14 сентябрьдә үткәрелә торган “Көзге изге эшләр атнасы-изге эшләр эстафетасы” Игелекле Татарстан акциясе дәвам итә.
Узган ялларда Зәйнең “Энергия” стадионында Өлкәннәр көне уңаеннан район һәм ГРЭС ветераннары арасында футбол буенча ярышлар узды. Киеренке төстә барган ярышлар 2:1 исәбе белән ГРЭС командасы файдасына тәмамланды. Уенда катнашучыларны спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов котлап, бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International