Толерантлы шәхес тәрбияләү өчен

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында «Шатлык» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә “Елмаю” клубында “Башка” ул “Чит” түгел” дип аталган чара үтте.
Чара барышында балаларга толерантлык төшенчәсе турында аңлатма бирелде, аның әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә мөһимлеге ассызыкланды. Катнашучыларга үзенең толерантлык дәрәҗәсен бәяләү мөмкинлеге бирелде, түземлелек һәм башкаларның фикерен хөрмәт итүне ачыклау буенча тест үткәрелде. Соңыннан “Күпмилләтле Россия. Экстремизмга – юк, дип әйтик!” дип аталган рәсемнәр конкурсы оештырылды.
Әлеге чара балаларга толерантлы шәхес – үз-үзен яхшы белүче, тирә-як чынбарлыкны дөрес кабул итүче, кешеләрне аңлый, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучан, төрле йола һәм традицияләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булуын аңлатуга юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International