Зәйлеләр футболны үз итә

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Узган ялларда Зәйнең “Энергия” стадионында Өлкәннәр көне уңаеннан район һәм ГРЭС ветераннары арасында футбол буенча ярышлар узды. Киеренке төстә барган ярышлар 2:1 исәбе белән ГРЭС командасы файдасына тәмамланды. Уенда катнашучыларны спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов котлап, бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International