Музей вакыйгаларыннан репортаж «Фотога төшерү»

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Күбебез белә инде – безнең шәһәр 1652 елда барлыкка килә. Шул дәвердә шәһәрнең рәвеше күп тапкырлар үзгәрде. Шәһәрнең килеп чыккан өлеше – мәктәп тауындагы ныгытмалар шулай ук 3 гектарлы җирне биләп, туры почмак формасында алты манаралы булган һәм ул җирле халыкны күчеп йөрүче качаклардан саклап торган.
Электр станциясе төзелгәч Зәйнең тирә ягы да үзгәрешләр кичергән.Шул вакыттан Зәйнең яңа өлеше дә төзелә башлый. Энергетик, Ленин урамнары төзелә башлый, 1966 елда шикәр заводы барлыкка килә, ул 6 районга хезмәт күрсәтә. Хәзер завод “Зәй шикәре” исемен йөретә. 1977 елда шәһәрдә кондитер фабрикасы төзелә, хәзер ул “Зәй-крекер”. 1972 елда КАМАЗ ның филиалы булган автоагрегат заводы төзелү дә шәһәр төзелешенә үзенең өлешен кертә. Яңа шәһәр барлыкка килә. Аннан “Гидромонтаж» төзелеш оешмасы, тимер модульле корылмалар заводы төзелү дә яңа йортлар һәм социаль объектлар төзелүгә этәргеч булып тора.
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре бу объектларны барлау һәм фотога төшерүдә зур эш алып баралар, чөнки вакыт үтү белән болар барсы да тарих битләренә керәчәк мирас булып сакланачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International