Музейда түгәрәк

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Яңа уку елы башлану белән туган якны өйрәнү музеенда түгәрәк ачылды. Анда балаларны хәзерге тормышка яраклашу өчен әзерлилиәр.Түгәрәкнең программасын укучылар бергә әзерлиләр.
Түгәрәк эше барышында 1 мәктәпнең 4 сыйныф укучылары аквагрим буенча мастер-класс үттеләр, рәсемне сайлап алу һәм төшерү һөнәрен үзләштерделәр. Балалар бу һөнәрне бик тиз үзләштерделәр, икенче дәрестә инде үзләре төрле персонажлар уйлап таптылар.
Түгәрәк эше барышында шулай ук “Оберег” иҗат остаханәсе эшләячәк. Анда балалар борынгы һәм хәзерге кул эшләренә өйрәнәчәкләр, шулай ук дәрестә театр кирәк-яраклары ясаячаклар.
Иҗат дәресләреннән тыш түгәрәккә йөрүчеләр театр осталыгына да өйрәнәчәкләр, чөнки ул киләчәктә сәхнәдә һәм зур залларда үзеңне ышанычлы итеп хис итәргә ярдәм итәчәк. Түгәрәктә алган осталыклар киләсе тормыш юлында да ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International