Изге эшләр эстафетасы дәвам итә

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән 7-14 сентябрьдә үткәрелә торган “Көзге изге эшләр атнасы-изге эшләр эстафетасы” Игелекле Татарстан акциясе дәвам итә.
“Ышаныч” яшь мәдәният хезмәткәре клубы әгъзалары шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 7-14 сентябрьдә “Игелеклелек визиты” дигән акция оештырдылар. Анда катнашучылар 6 олы кешегә өй эшләрендә һәм бакча уңышын җыюда булыштылар.
Ел әйләнәсендә әлеге игелекле эшләр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International