ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 4030 гектарда алынып, 165230 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 48 проценты.
Аксар җирле үзидарәсенең өч авылында балалар уен мәйданчыгы ачылды. Аксар, Иске Тәкмәк авылларында алар грант акчасына , ә Перцовкада самообложение акчасына төзелде. Авыл нәниләре өчен әлеге вакыйга бәйрәм төсе алды.


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Зәйдә эшсез калган гражданнарны яңа профессиягә укыту тәмамланды. Зәйлеләр яңа белгеч буларак “ЭВМ операторы” дигән сертификат алдылар. Бу һөнәр аларга яңа эш табарга ярдәм итәчәк.
19 сентябрь көнне атлар спорт мәктәбендә ат спорты буенча беренчелек үтте.
25 сентябрь көнне С. Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә 4 мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен “Интернет: әйе һәм каршы” дигән темага әңгемә үтте. Бүген Интернет – иң уңай хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торган җайланма.
Шимбә көнне, 26 сентябрьдә Зәй районыныда күләме белән иң зур спорт акциясе үтте. Ул Республика кыссаларында үтә торган “Татарстан кроссы-2015” йөгереш буенча катнашучылардан гыйбәрәт. Шәһәребездә акция 3 мәйданда үтте, районда 22 авыл җирлекләрендә.

26
сентябрь, 2015 ел
шимбә
25 сентябрьдә шәһәр мәдәният йортында иҗат сезонын ачуга багышланган “Гаилә бәхете серләре” дигән түгәрәк өстәл артында әңгемә үтте. Чарада катнашучылар “Хатын-кыз бәхете” клубы әгъзалары һәм “Ивушка” фольклор коллективы чакырылган иде.

25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Зәй газ һәм төтеннән саклаучылары республиканың 11 командасы арасында беренче урында. Безнекеләр барлык биремнәрне 4 мин.11 сек. үтәделәр. Бу күрсәткечне былтыр чемпион исемен яулаган Яр Чаллы командасы да яулый алмады.
Корбан бәйрәме – Гайдел-әдха шәфкатьлелек, игелеклелек, якыннарыңа хөрмәтне гәүдәләндерә, ул - мөселман өммәте өчен берләшү, киңәшләшү, ярдәмләшү көннәре.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 3510 гектарда алынып, 143910 тонна татлы тамыр җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International